Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәрендә законсыз рәвештә кар ташланган урынны ачыклады

2022 елның 15 марты, сишәмбе

«Халык контроле» мәгълүмати системасы аша шәһәрдә кар ташланган урын барлыгы турында хәбәр килә. Инспекторлар, урынга чыгып, 1300 кв.м мәйданны биләгән зур кар өемнәренә тап була. Административ тикшерүдән соң, экологлар законны «Русь – Авто» ҖЧҖ бозуын ачыклый. Предприятие рөхсәтсез рәвештә пычрак кар чыгара. Лаборатория белгечләре кар пробаларын ала. Анализ нәтиҗәләре буенча карның 5 класслы куркынычлыкка ия булуы билгеләнә.

«Әлеге Кодексның 8.2.3 статьясында каралган очраклардан тыш, әйләнә-тирәне саклау өлкәсендәге җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру таләпләрен үтәмәү» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2.3 статьясындагы 4 бүлеге буенча беркетмә төзелә, шулай ук административ хокук бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелә. Хокук бозучыга 100 мең сумга кадәр штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International