Ык буе территориаль идарәсе экологлары Азнакай районында кар ташланган урынны таба

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Министрлыкның «кайнар линия» телефонына Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә урамнарны чистартудан барлыкка килгән калдыкларны законсыз урнаштыру турында хәбәр килде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында рөхсәтсез кар ташлау фактын раслый. Пычранган территориянең мәйданы – 100 кв.м., күләме – 20 куб.м. җитә. Лаборатория белгечләре кар пробалары ала. Анализларда хлорид ионы, марганец һәм нефть продуктларының артык булуы күренә.

Калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен, вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелә. Материал карар кабул итү өчен Азнакай муниципаль районының административ комиссиясенә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International