«Начар күренешләрне яхшыга үзгәртү». ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский бүген Самосырово чүплегендәге биологик газның кайчан чиста электр энергиясенә әвереләчәге турында сөйләде

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Бүген экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский журналистларга Самосырово каты көнкүреш калдыклары полигонында кулланыла торган актив дегазация системасының рекультивациясе һәм уникаль проекты турында сөйләде. Мондагы эшләр «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында башкарыла. Эшләрнең бәясе 872,2 млн. сумга төшә. Финанслау федераль һәм республика бюджеты аша башкарыла. Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, «Бу шәһәр һәм Татарстан Республикасы өчен әһәмиятле объект. Бу полигонда беренче тапкыр актив дегазация системасын кулланачаклар. Проект карарларын әзерләү эшен без инде 2017 елда ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башладык. Министрлык ярдәме белән «Татнефть» ГАҖ компаниясе теләк белдергән «Промбиогаз» ҖЧҖ компаниясен һәм биологик газ чыгару системалары җайланмаларын тикшерү һәм эшләү өлкәсендәге халыкара белгеч-эксперт Тристан Гиллербрег та җәлеп ителде». Министр урынбасары әлеге үзенчәлекле системага басым ясады. «Бу вертикаль (80 торба) һәм сыгылмалы горизонталь газүткәргечләрнең (гомуми озынлыгы 4250 метр) кушылмасы булып тора, ул атмосферага чыга торган зарарлы матдәләр һәм биологик газыны 95% кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк. Аннары ул чистартылганнан соң электр станциясенең газ-поршень агрегатларына эләгәчәк, ягъни зарарлы газ файдалы электр энергиясенә әйләнәчәк. Өстәвенә, ул 30 елга җитәчәк. Бу социаль проект. Беренче чиратта, без халыкның тормыш сыйфаты турында кайгыртабыз. Казанлыларның нинди уңайсызлыклар белән очрашуын барыбыз да белә. Министрлыкка Самосырово тирәсендәге истән зарланган йөзләгән шикаять килде. Техник этап барганда әлеге иснең булуы аңлашыла, әмма безнең эшнең максаты – әлеге объектның тискәре йогынтысын киметү», - диде Егор Тарнавский.  Хәзерге вакытта полигонда актив дегазация системасын урнаштыруга бар да әзер диярлек. Подрядчы вәкиле - «Ядран-Строй» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Илнур Хәкимов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта объектның гомуми әзерлеге 35% тәшкил итә, барлык эшләр дә вакытыннан алда эшләнә. Насос станциясен реконструкцияләү төгәлләнде, чүплекнең беренче картасыннан икенчесенә тигезләү өчен грунт күчерелде, периметр буенча вак таш җәелде, ахырдан тигез булмаган урыннар грунт белән тигезләнәчәк. Илнур Хәкимов билгеләп үткәнчә, эшнең киләсе этабы геомембран һәм гидромат җәю белән бәйле. Шуның белән беррәттән актив дегазация системасы өчен торбаларны монтажлау эше дә башланып китәчәк. Рекультивация кысаларында шулай ук фильтрат һәм яңгыр суларын җыю һәм чистартуны оештыру күздә тотыла. Барлык эшләр дә биологик этап белән тәмамланачак, ул Казанның зыян килгән объектын яшел зонага әйләндерәчәк.

Белешмә өчен:

Җитештерү һәм кулланылыш калдыкларын әлеге территориядә урнаштыру 1960 елда ук башлана. Беренче чүплек стихияле рәвештә барлыкка килә һәм 2013 елга кадәр кулланыла. 2004 елда Самосырово чүплеге янында «Самосырово» каты көнкүреш калдыклары полигоны проектлана һәм булдырыла, ул 2017 елдан эшли башлый.

Рекультивацияләнә торган җирләрнең мәйданы - 14,14 га.

Калдыклар күләме - 1560 мең куб.м.

Чараны тормышка ашыру срогы - 2021-2023 еллар.

«Ядран-Строй» ҖЧҖ белән 872,2 млн.сумга, шул исәптән 2022 елга – 200,0 млн. сумга исәпләнгән дәүләт килешүе төзелә.

Әйләнә-тирә мохиткә зыян сала торган объектны бетерү белән бәйле рәвештә, 342,941 мең кеше тормыш сыйфатын яхшырачак алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International