Теләче районында экологлар законсыз рәвештә калдыклар ташланган урынны ачыклаган

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Югары Кибәхуҗа авылы территориясендә экология мониторингы барышында Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз рәвештә ташлау очрагын ачыклады. Биналарны сүтүдән чыккан калдыклар 100 кв.м мәйданлы урынны чүпләнгән, законсыз чүплекнең күләме 100 куб.м җитә.

Вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше буенча беркетмә төзелә. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International