Бүген «Сколково»да экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов елгаларның һәм сулыкларның экологик торышын яхшырту буенча сынау проектын тәкъдир итте

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Технопарк мәйданчыгында бу көннәрдә «Чиста ил» халыкара форум-күргәзмәсе бара. РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы каршындагы «Чиста ил» ассоциациясе күргәзмәне оештыручы булып тора. Форумның төп максаты - «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү. Бүген биредә «Россия суы: су объектларын – киләчәкнең төп ресурсын саклау» темасына түгәрәк өстәл узды, анда Айрат Шиһапов Казансу елгасының экологик халәтен яхшырту буенча проект тәкъдим итте.  Проект Рус география җәмгыяте, Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы институтлары һәм башка фәнни оешмалар белән берлектә тормышка ашырыла. Бу елганы реабилитацияләү буенча чаралар җыелмасын һәм пычрану сәбәпләрен ачыклау эшләү буенча фәнни-тикшеренү эше булып санала.  Проект кысаларында Казансуның өслек сулары составы турында белешмә тупланачак һәм анализланачак. Шулай ук  елгага тискәре йогынты ясаучы сәбәпләр һәм чыганаклар билгеләнде, Казансу елгасының су җыю мәйданын тикшерү, картографияләү, зоналаштыру эшләре үткәрелде, шулай ук бүгенге көндә тәкъдим ителә торган су объектларының пычрануын булдырмау чараларының нәтиҗәлелегенә комплекслы рәвештә фәнни яктан бәя биреләчәк.

Бу Россиядә шундый уникаль проектлардан беренчесе булып санала. Киләчәктә проект нәтиҗәләре Татарстан һәм Россия Федерациясенең башка су объектларына да карата да кулланылырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International