Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Чистай халкыннан Ржавец елгасына канализация коеларыннан агынты сулар төшүе турында шикаять килә. Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре урынга чыгып, табигатьне саклау законнарын бозу фактын раслый. Инспекторлар агынты су пробаларын ала. Лаборатор тикшеренүләр вакытында аммоний, нитрит һәм фосфатларның рөхсәт ителгән концентрацияләреннән артып китү очрагы ачыклана. «Чистай – Водоканал» АҖ предприятиесенә аның вәкилләре «Әлеге Кодексның 8.45 статьясында каралган очраклардан тыш, су объектларын аларны пычратуга, чүпләүгә һәм (яки) ташландык хәлгә китерергә мөмкин булган саклау таләпләрен бозу» Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясындагы 4 бүлеге буенча Министрлыкның территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиешлеге турында хәбәр җибәрелә. Әлеге статья буенча юридик затларга утыз меңнән алып кырык мең сумга кадәр штраф каралган. Хәзерге вакытта канализация коеларыннан агып төшкән сулар туктатылган.