Экология юнәлешендә җыелган акча хисабына эшкәртелгән калдыклардан товарлар чыгару субсидияләнәчәк

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2023 елдан федераль бюджетка экология чараларыннан җыелган акчаның бер өлеше эшкәртелгән калдыклардан товарлар җитештерүче компанияләргә һәм шәхси эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Мондый карарны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Дәүләт ярдәменең күләме эшкәртелгән чүп күләменнән чыгып исәпләнәчәк, ә субсидияләр бирү кагыйдәләрен «Россиянең экология операторы»ның Күзәтчелек советы раслаячак.

Мондый яңалык чималны җыюдан алып әзер эшләнмәләрне чыгаруга кадәр булган схеманы, ягъни утильләштерү-эшкәртү чылбырын төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Экология юнәлешендә җыелган акчаларның төп өлеше чүп эшкәртү заводлары булдыруга һәм каты көнкүреш калдыкларын аерып җыю өчен контейнерлар сатып алуга юнәлтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, калдыклар белән эш итү тармагын реформалау Россиядә 2019 елның 1 гыйнварында башланган иде. Ул законсыз булдырылган чүплекләр мәсьәләсен хәл итүгә һәм полигоннарга чыгарыла торган чүп күләмен киметүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International