Татарстанда яшәүче һәр өченче кеше экология чараларында катнаша

2022 елның 29 марты, сишәмбе

1 апрельдә Татарстанда санитария-экология икеайлыгы башлана. Аның ничек узачагы һәм узган елгы нәтиҗәләре турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта министрның беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов сөйләде. Исегезгә төшерәбез, икеайлыкның төп бурычы – торак пункт территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелган чүпләр, чүплекләрнең урынын ачыклау һәм бетерү, кар катламнары беткәннән соң территорияләрне тиешле экология һәм санитария-эпидемиология халәтенә китерү. 2021 елда Министрлык инспекторлары икеайлык чорында ел дәвамында калдыклар белән эш итү өлкәсе буенча ачыкланган барлык хокук бозуларның 50% өлешен ачыклый һәм аларны бетерә. «Безнең төп максат – табигатьне саклау законнарын бозуны кисәтү буенча профилактика чаралары үткәрү», - дип билгеләде Айрат Шиһапов. Узган елгы нәтиҗәләр буенча төп хокук бозулар дип түбәндәгеләр табыла: коммуналь, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру, йорт яны территорияләрен чүпләү, һәм калдыкларны контейнер мәйданчыкларыннан вакытында алып китмәү. Быел икеайлык кысаларында, гадәттәгечә, «Россиянең тимер юллары» ААҖ һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында рейдлар үткәрү планлаштырыла. Территорияләрне тикшерүгә авиация дә җәлеп ителәчәк. Шулай ук су саклау зоналарының торышына, шул исәптән терлекчелек калдыкларын туплау фактларына аерым игътибар биреләчәк. Айрат Шиһапов министрлыкта мәгълүмат алмашуның төрле каналларын үз эченә алган республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсе эшли, дип искә төшерде. Рөхсәтсез калдыклар ташлау факты буенча ачыкланган барлык хокук бозулар да «Экология картасы» геологик мәгълүмати системасына кертелә: www.ecokarta.tatar.ru. Барлык мәгълүматны Интернет челтәрендә «онлайн» режимда карарга була. Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге Баш дәүләт инспекторы бөтен кешене дә икеайлыкта актив катнашырга чакыра, ул соңгы 5 елда экология чараларында катнашучы кешеләрнең саны ел саен арта баруын һәм 1,2 млн кешегә кадәр җитүен, ә табигатьне саклау өлкәсендәге хокук бозуларның саны ел саен 30% ка кими баруын билгеләп үтте. Бу татарстанлыларның экологик аңы һәм мәдәнияте турында сөйли. Ул искәрткәнчә, «Эковесна 2022» санитария икеайлыгы кысаларында, даими рәвештә үткәрелә торган бәйге башланып китә. «Цифрлаштыру елында без «Смарт-апрель, май» девизы белән бергә атлыйбыз. Смарт «акыллы» дип тәрҗемә ителә. Ә акыллы кеше актив та, игелекле дә, талантлы да була», - дип ассызыклады министр урынбасары.

 

Белешмә өчен

2021 елда санитария-экология икеайлыгы барышында 5 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган һәм бетерелгән, административ хокук бозулар турында 3 меңнән артык беркетмә төзелгән. 13 млн. сумнан артык штраф салынган. 4 меңгә якын рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган, икеайлык азагына аларның 96% ы бетерелгән. Җыештыру эшләрендә барлыгы 780 меңнән артык кеше катнашкан. Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 420 мең кубометрга якын калдык чыгарылган, 700 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International