«Икеайлык безгә тагын бер кат берләшү өчен сәбәп». Хөкүмәт йортында узган брифингта Александр Шадриков ведомствоның төп бурычларын билгеләп үтте

2022 елның 29 марты, сишәмбе

«Безнең төп максат – тулаем Республиканың, шул исәптән, һәр кешенең имин экологик киләчәген тәэмин итү. Бүген мин безнең кемнәр өчен эшләвебез һәм ведомствода кемнәрнең эшләве турында сөйләрмен», - дип башлады үз чыгышын экология һәм табигать ресурслары министры. Александр Шадриков, санитария-экология икеайлыгы – без башкара торган эшнең бер өлеше генә, дип билгеләп үтте. Ул ведомство хәл итә торган барлык проблема һәм мәсьәләләргә тукталды. Министр экология мониторингы, җир асты байлыкларыннан файдалану, экологик белем бирү, күзәтчелек юнәлешләренең һәркайсына кыскача тукталды. Атмосфера һавасының сыйфаты турында сөйләгәндә, ул узган ел атмосфера һавасының сыйфатын ачыклау өчен 4 миллионнан артык тикшерү башкарылган, дип билгеләп үтте. Цитата: «Бу күләмле эшне 8 территориаль идарәдә 90 хезмәткәр башкара. Кабул ителгән һәр мөрәҗәгать буенча белгечләр урыннарга чыга, пробалар ала һәм анализлар үткәрә».  Аналитик эш нәтиҗәләре һавадагы пычраткыч матдәләрнең елдан-ел кими баруын күрсәтә. Су объектларын мониторинглау нәтиҗәсендә, суга чыгарыла торган пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән күләмнән артып китү очраклары да кими. Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә, хәзер Углерод нейтральлегенә ирешү программасы эшләнә.  Россия һәм Татарстан Фәннәр Академиясе вәкилләре, министрлыклар, предприятиеләр һәм ведомство белгечләре кергән ведомствоара төркем шуның өстендә эшли. Бу фәнни яктан карала торган бердәнбер проект түгел.  Министр узган атнада журналистларга сынау өчен тәкъдим ителгән «Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» дип аталган проект турында искә төшерде.  Бу проектның социаль әһәмиятен барлык Татарстан халкы бәяләде, ул Дәүләт хезмәтләре порталында халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды. Министрлык теләге белән кабул ителгән һәм федераль дәрәҗәдә хупланган тагын бер проект – су төбенә киткән судноларны чыгару проекты. «Хәзерге вакытта судноларны күтәрү буенча эшләр планлаштырыла. Кама бассейны территориясеннән - 11 судно, Идел бассейныннан 64 судно чыгарылырга тиеш», - дип сөйләде Александр Шадриков. Проектны «Росморречфлот» гамәлгә ашырачак. Министрлык эшендәге өстенлекле юнәлешләрнең тагын берсе – халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү. Бу максатларда су алу скважиналарына масштаблы ревизия ясау планлаштырыла. Әлеге эш бик мөһим. Сыйфатлы эчә торган су халыкның сәламәтлегенә, яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга һәм районнарның инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыруга бәйле. Спикер хәзерге вакытта актуаль булган язгы ташу мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтте. Ведомство хезмәткәрләре көн саен «Гидрокаскад» программа комплексын кулланып, Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимына мониторинг үткәрә. «Булган аналитика нигезендә, без Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимын көйләү мәсьәләсен комплекслы хәл итү инициативасы белән федераль дәрәҗәгә чыктык. Нәкъ менә Куйбышев, Саратов һәм Волгоград сусаклагычларының су ресурсларын куллануда яңа кагыйдәләрен эшләү юнәлешендәге эшне активлаштырырга, Түбән Кама сусаклагычының биеклеген 64 метрга кадәр күтәрү хисабына өстәмә көйләү сыешлыклары булдыруны тәэмин итәргә тәкъдим итәбез», - диде Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җитәкчесе. Ул шулай ук ул «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бу һәм алдагы елларга билгеләнгән чараларны санап үтте. Үз чыгышы ахырында Александр Шадриков Министрлык миссиясен тагын бер кат ассызыклады: «Барлык саннар, проектлар һәм программалар артында татарстанлыларның иминлеге һәм безнең хезмәткәрләрнең көндәлек хезмәте тора. Экология мәсьәләләре елдан-ел кискенләшә, ә без бары тик берләшеп кенә аларны хәл итә алабыз!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International