Министрлыкның җәмәгать кабул итү бүлегенә карны законсыз ташлау турында 115 хәбәр килде

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Татарстанлылардан Министрлыкка законсыз кар ташлау урыннары турында иҗтимагый экология кабул итү бүлеге аша 115 хәбәр килә (2021 елда шундый 275 хәбәр кабул ителгән булган). Пычрак карны урнаштыру буенча табигатьне саклау законнарын бозуның 73 очрагы ачыклана (2021 елда шундый 133 очрак билгеле була). Мондый хокук бозулар өчен салынган штрафларның күләме быел 493 мең сумга җитә, чагыштыру өчен, 2021 елда ул 558 мең сум булган. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясындагы 4 өлеше буенча 61 административ беркетмә төзелә.

2021 елда санитария-экология икеайлыгы кысаларында, территориянең кар, җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләнү фактлары, шулай ук 2021 ел дәвамында Министрлык адресына гражданнардан килгән күп санлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, закон бозу фактларына чик кую һәм халык арасында социаль киеренкелек барлыкка килү куркынычына юл куймау максатыннан, Казан шәһәре Башкарма комитетларына, түбәндәге шартлар үтәлгәндә, явым-төшем күп булган очракларда гадәттән тыш хәл килеп туганда, карны вакытлыча куеп тору урыннарын эксплуатацияләү турында карар кабул ителде:

1. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта карны вакытлыча урнаштыру урыннарын карап тоту һәм эксплуатацияләү өчен җаваплы затларны билгеләргә кирәк.

2. Җаваплы затлар һәм җирле үзидарә органнарына җиргә һәм туфракка тискәре йогынтыны булдырмау чараларын оештырырга (РФ Җир кодексының 12 ст., 13 ст.), туфракны тискәре йогынтыдан саклау чараларын планлаштырырга һәм гамәлгә ашырырга тиеш (шул исәптән, алар югарыда аталган 2.1.3684-21 санитария-эпидемиология кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш). Каты коммуналь калдыклар һәм башка төрле калдыкларны вакытлыча кар урнаштыру урыннарына кертүне ттыярга кирәк.

3. Карны вакытлыча кую урыннарында, гадәттән тыш хәлләр чорыннан башка кар массасы туплануга һәм аны озак тотуга юл куймаска. Планга бәйле рәвештә, алга таба утильләштерү өчен, карны шәһәрдәге кар эретү пунктларына илтергә.

4. Моннан тыш, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, карны вакытлыча җыю урыннарыннан файдаланганнан соң, җаваплы затлар язгы гомумшәһәр икеайлыгы башланганчыга кадәр күрсәтелгән территорияләрне тиешле санитария-экология халәтенә китерергә тиеш була.

Белешмә өчен: 

Казан шәһәрендә карны утильләштерү 7 кар эретү станциясендә башкарыла (Җиңү Проспекты,109/1, Крутовский урамы,18/1, Порт урамы,19, Гладилов урамы,17а, Воровский урамы, 4, Тэцев урамы, 2/4, Гадел Кутуй урамы). Кар эретү станцияләре күп күләмдәге явым-төшемне эретеп бетерә алмаганда, Башкарма комитет карны вакытлыча кую урыннарын бүлеп бирә, соңыннан кар кар эретү пунктларына күчерелә.

Казан буенча карны вакытлыча кую өчен 25 мәйданчык теркәлгән: Васильченко урамы, 41в йорты; Путейская урамы, 10 йорт; Порт урамы (А.Халиков урамына таба); Мирный торак пунктында «Горводзеленхоз» МУП трестының җимеш питомнигы янында; Кадыш бистәсе янындагы территория; Ф. Әмирхан һәм М. Миль урамнары киселеше (автобазар районында); Дәрвишләр торак массивы; Самосырово торак массивындагы 3 мәйданчык; «Җиденче күк» торак комплексы территориясе белән янәшә 3 мәйданчык; Салават Күпере; Бертуган Баталловлар урамына параллель 3 мәйданчык; Биектау авылының көнчыгыш өлеше; Красносельский авыл җирлеге, Каменка бистәсендәге Станция урамының төньяк-көнбатыш өлеше; координаталары 55,7451/48,9432 булган Киров бистәсенең каршы ягы; «Иннополис шәһәре»; «Казан метро төзү сәснәгать берләшмәсе» АҖ филиалының уң ягында урнашкан каты көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын эшкәртү заводының төзелеп бетмәгән территориясе; элеккеге эре панельле йорт төзү заводы; Әйшә авылының Лесная урамындагы 68 номерлы йорттан көньякка таба 800 м ераклыктагы урын.

Республика районнарында барлыгы 75 кар өю мәйданчыгы теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International