«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ («СИБУР» төркеменә керә) Европаның иң эре нефть химиясе предприятиеләренең берсе булып санала һәм илебездәге синтетик каучук, пластик һәм этилен җитештерүчеләр арасында әйдәп баручы позицияне били. Февраль аенда «Нижнекамскнефтехим» табигать саклау чараларын 6 миллиард сумнан артык суммага гамәлгә ашыру турында Табигатьтән файдалану өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән килешүгә кул куя. 2001 елдан алып 2020 елга кадәр компания әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү максатыннан, экология программаларына 13 млрд.сумнан артык акча сарыф итә. Әйтик, 2001 елдан продукция җитештерү 2 тапкырга диярлек арткан, ә калдыклар чыгару 47% ка диярлек кимегән. Хәзер «Нижнекамскнефтехим» V экология программасын гамәлгә ашыра башлады. 2025 елга кадәр 12,5 млрд. сум акча тотылыр дип планлаштырыла. Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең III этабы, су үткәргечнең дүртенче тармагын төзү, заводның локаль-чистарту корылмалары төзелеше һәм сәнәгать калдыклары полигонын реконструкцияләү программаның эре чаралары исәбенә кертелә. Әлеге чараларны гамәлгә ашыру хисабына атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны 1,4 мең тоннага, агынты суларны 13,99 млн куб.м га киметү планлаштырыла. Шулай ук заманча ЭП-600 этилен комплексын төзү эшләре бара, анда төтенсез факел системасы урнаштырылачак. ЭП-600 комплексы параметрлар буенча РФ һәм Европа Берлегенең иң яхшы үтемле технологияләренә туры килә. Параметрларга чыгарылган пычраткыч матдәләр күләме, су куллану, шулай ук бер тоннадан алына торган этилен күләменең нибары 1,5 кг тигез булуы, калдыклар барлыкка килү күләме керә. Бу Европа предприятиеләрендә ирешелгән күрсәткечләрдән 4 тапкыр яхшырак дип санала. Моннан тыш, халыкка экологик белем бирү буенча эш алып барыла: 2021 елда 24 экскурсия үткәрелә, шуның нәтиҗәсендә предприятиегә 696 кеше килә, мәктәпләрдә 6 фандомат урнаштырыла, 1585 кг пластик шешә һәм 135 кг алюминий банка җыела.
Табигатьне саклау чаралары кысаларында предприятие хезмәткәрләре 200 меңгә якын үсенте утырта һәм республика сулыкларына 125 мең чөгә балыгы чыгара.
«Нижнекамскнефтехим» «Россиядә табигатьне саклау эшчәнлеге лидеры — 2021» XVII Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче була. Предприятие берьюлы өч номинациядә җиңә: «Экологик җаваплылык өчен», «Иң яхшы экологик җаваплы шәһәр төзүче предприятие», «Экологик менеджмент һәм индустриядә калдыклары белән идарә итү».