Чаллыда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә күчмә экология лабораториясе мөмкинлекләрен күрсәттеләр

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Кечкенәдән үк, ягъни мәктәпкәчә яшьтән үк экологик мәдәнияткә өйрәтергә кирәк. Безнең территориаль идарә белгечләре, балаларда табигатькә карата җаваплылык хисләре формалаштыру өчен, даими рәвештә экология дәресләре үткәрә.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе вәкилләре Чаллы шәһәренең 66 нчы номерлы «Күңелле ноталар» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресе үткәрде һәм күчмә экология лабораториясе мөмкинлекләрен күрсәтте.  Экологлар һаваның пычрануына нинди факторлар йогынты ясавы, күчмә экология лабораториясенең ничек эшләве турында сөйләде һәм балаларның сорауларына җавап бирде. Хәзер балалар лабораториянең нәрсә икәнен, һаваның ни өчен кирәк булуын һәм ул чистарак булсын өчен нәрсә эшләргә  кирәклеген белә. Дәрес ахырында балалар Министрлыктан истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International