Экология язы башлана! «Икеайлык – безгә тагын бер кат берләшү өчен сәбәп».

2022 елның 1 апреле, җомга

Бүген Татарстанда санитария-экология икеайлыгы башланды, аның төп максаты – торак пункт территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелган чүплекләрдәг арындыру.  

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, икеайлык үз эченә традицион акцияләр һәм җыештыру чараларын гына алып калмый, ә бөтен кешегә тагын бер кат берләшергә сәбәп тә булып тора. Исегезгә төшерәбез, Министрлыкта республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге эшли, анда республиканың теләсә кайсы битараф булмаган кешесе үз шикаятен калдыра һәм санкцияләнмәгән чүплекләр турында хәбәр итә ала. Ачыкланган барлык хокук бозу очраклары «Экология картасы» геомәгълүмати системасына кертелә www.ecokarta.tatar.ru. Барлык мәгълүматны Интернет челтәрендә «онлайн» режимда карарга була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы 5 елда экология чараларында катнашучы кешеләр саны 1,2 млн.га кадәр арткан, ә табигатьне саклау өлкәсендә хокук бозулар саны елдан-ел 30% ка кими. Бу татарстанлыларның экологик аңы һәм мәдәнияте турында сөйли.

Булачак икеайлык турында тулырак «Чиста Татарстан» программасында карый аласыз: https://efir-kazan.ru/kazan/programs/tema/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International