Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итә:

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

1 апрельдән «Федераль милектәге су объектларыннан файдаланган өчен түләү ставкалары һәм федераль милектә булган су объектларыннан файдаланган өчен түләү ставкаларының I бүлегенә үзгәрешләр кертү турында» 2014 елның 26 декабрендәге 1509 номерлы РФ Хөкүмәте карарындагы үзгәрешләр үз көченә керә.

Үзгәрешләр 2022 елның 24 мартындагы 456 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә кертелгән.

Үзгәрешләр 2022 һәм 2023 елларга су объектларыннан файдаланган өчен түләү ставкаларын индексацияләү коэффициентын киметүгә юнәлдерелгән.

Мисал өчен: 1 мең куб.м. өске су объектларыннан су ресурсларын алу өчен түләү ставкасы (Идел елгасы бассейны өчен): 2022 елда 900 сумнан 861 сумга кадәр һәм 2023 елда 1035 сумнан 947 сумга кадәр, халыкны эчә торган һәм хуҗалык-көнкүрештә кулланыла торган су белән тәэмин итү өчен - 214 сумнан 205 сумга кадәр һәм 2023 елда 246 сумнан 226 сумга кадәр кимер дип көтелә.

Су объектлары акваториясеннән файдаланган өчен түләү ставкасы(Идел елгасы бассейны өчен) 2022 елда бер елга 932,688 мең сумнан 893,064 мең сумга кадәр һәм 2023 елда 1072,896 мең сумнан 981,456 мең сумга кадәр кимиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International