Биектау һәм Зеленодольск районнарында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Аллахвердеев район башкарма комитетлары вәкилләре һәм табигатьтән файдаланучылар катнашында күчмә киңәшмәләр үткәрде.
Кама яны территориаль идарәсе белгечләре Өлкәннәр декадасы кысаларында бүген Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең элеккеге хезмәткәрләре һәм атказанган экологлары янына килделәр.
Теләче районын тикшерү барышында Төньяк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан Теләче авылында туфракка сыек калдыклар ташлау факты ачыкланды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре традицион рәвештә ведомство ветераннарына килеп, күпьеллык хезмәте, тәҗрибәсе һәм профессиональлеге өчен Министрлык хезмәткәрләреннән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Күп кенә ветераннарыбыз яшь экологлар өчен чын үрнәк булды, өйрәттеләр һәм остазлар сыйфатында белемнәрен тапшырдылар.
Нурлат районының Би күле авыл җирлегендә «Татнефтеотдача» АҖ авария нәтиҗәсендә нефть аккан урынны локальләштерү һәм бетерү буенча чараларга әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды.
Татарстан Республикасы югары уку йортларының барлык студентларын экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга чакырабыз.
Казанның Совет районы, Аркылы Нокса урамында Нокса елгасына күбекле агынты сулар агызу факты буенча килгән мәгълүмат буенча, ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар.
ТРның 15 районында биологик калдыкларны утильләштерү объектларында бозулар булуы ачыкланган.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өлкәннәр декадасы уза. Традиция буенча Экология министрлыгы бу көннәрдә экология тармагы ветераннарына килә. Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре күп еллар табигатьне саклау тармагы иминлегенә хезмәт куйган элеккеге хезмәткәрләрне котлады.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Совет районындагы 11 нче номерлы лицейның беренче сыйныф укучылары белән танышты һәм нәниләргә чүп-чарны сортларга аерырга кирәклеген, фракцияләрнең нәрсә булуы турында сөйләде.