ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров эш визиты белән Түбән Камага килде, анда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча Түбән Кама индустриаль узелы каршындагы тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы бара. Эш төркемендә катнашучылар Түбән Кама муниципаль районында шәһәр һәм авыл җирләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләрен, “2012-2015 елларда Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау” озайлы максатчан программасы чараларын 2013 елда үтәү йомгакларын карыйлар.

1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Совет районына рейд үткәрделәр. Районның Самосыр авылыннан 150 метр көньяк-көнчыгышта урнашкан җир кишәрлегендә, 1 гектар мәйданда, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды. Шул бозу буенча Үзәк идарә инспекторлары тарафыннан калдыкларны туфракка ташлауга карата 9 административ материал төзелде. Татарстан буенча Россия реестр идарәсе белешмәләре буенча, территориянең ияләре булып “Трансмаркет” ҖЧҖ (Мәскәү) һәм “УК “АС Менеджмент” ЯАҖ тора. Бу җир кишәрлеге тиешле максатта кулланылмаган (җир авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә бирелгән). Хәзер административ хокук бозуга китергән барлык сәбәп һәм шартларны ачыклау буенча административ тикшерү эше кузгатылды.
Теләче муниципаль районында үткәрелгән конкурста укучылар һәм ата-аналар көче белән 1000нән артык сыерчык оясы ясалды. Акциянең максаты – балаларга экологик тәрбия бирү иде.
Акциядә җиңүчеләр:
“Оптималь вариант” – кошлар ихтыяҗына иң нык туры килә торган оя номинациясендә:
1 урын – Шагабиева Айзилә, Олы Мәтәскә урта мәктәбе
2 урын – Шәяхмәтова Сөмбел, Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе
3 урын – Нигъмәтҗанов Данис, Олы Мәтәскә урта мәктәбе
1 апрельдән 31 майга кадәр республиканың барлык табигать саклау службалары, профильле министрлыклары һәм тармаклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары санитар-экологик икеайлык үткәрүгә керешәләр, аның максаты – шәһәр һәм район территорияләрен чистарту һәм тиешле санитар-экологик торышка китерү.

31
март, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Ведомствоара комиссиясенең Татарстан Республикасында экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча чираттан тыш утырышы узды. Көн үзәгендә “Чистарту корылмалары утырмаларын утильләштерү буенча инновацион технологияләр” мәсьәләсе каралды.

28
март, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле янындагы совет утырышында катнаша, анда Идел буе федераль округында әйләнә-тирәлекне саклау, урман хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалануны оптимальләштерү өлкәләрендә дәүләт политикасын тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелә. Татарстан Республикасы делегациясендә шулай ук Татарстан буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Татарстан урман хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Харис Мусин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе башлыгы Равил Мотыйгуллин бар.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Чиста су. Казан” күргәзмәсендә Казан журналистлары өчен мастер-класс үткәрелде. “Промгидросети” Мәскәү компаниясе вәкилләре төрле диаметрлы үткәргеч торбаларны тикшерүче видео-роботның эшен күрсәттеләр. Роботның видеокамерасы, өстәмә яктырткычлары һәм диодлы лампалары бар. Видео-язма махсус мониторда күрсәтелә, шуңа карап үткәргеч торбаның торышын һәм аңа законсыз тоташуларны күзәтергә мөмкин. Робот торбадагы ләм, лай, төрле киртәләр аша да йөри ала
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Чиста су. Казан” V махсус күргәзмәсе һәм конгрессының эш нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков тапшырды.

“Күргәзмәнең иң яхшы продукты” конкурсында җиңүчеләр:
1. “Су хуҗалыгы эшчәнлегендә заманча технологияләр” номинациясендә:
1 дәрәҗә Диплом
“ВТА-Татарстан” ҖЧҖ, Казан шәһәре – “Юынты суларны реагент белән чистарту өлкәсендә инновацион чишелешләр өчен”;
2 дәрәҗә Диплом
“Спецпроектмонтаж” ҖЧҖ, Казан шәһәре – “Су әзерләү һәм юнәлтү өлкәсендә заманча технологияләр өчен”;
“АСП-АКВА” ҖЧҖ, Мәскәү шәһәре – “Чистарту корылмалары төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә заманча мембрана
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, “Чиста су. Казан” V конгрессы һәм күргәзмәсе кысаларында, “Су ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү: проблемалар, бурычлар, чишелешләр” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Аның модераторлары Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов булды. Түгәрәк өстәлдә түбәндәге юнәлешләр тикшерелде:
Түбән Камада, Балалар экология-биология үзәгендә, “Табигать һәм без” III республика экология фестивале уздырылды. Аны оештыручылар: Татарстан Мәгариф министрлыгының Республика экология-биология методик үзәге, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Түбән Кама район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Түбән Кама райбашкармасының әйләнә-тирәлекне саклау бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International