Түбән Камада экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров эш визиты белән Түбән Камага килде, анда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча Түбән Кама индустриаль узелы каршындагы тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы бара. Эш төркемендә катнашучылар Түбән Кама муниципаль районында шәһәр һәм авыл җирләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләрен, “2012-2015 елларда Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау” озайлы максатчан программасы чараларын 2013 елда үтәү йомгакларын карыйлар.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International