Ведомствоара комиссия утырышы

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Бүген Ведомствоара комиссиясенең Татарстан Республикасында экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча утырыш узды. Көн үзәгендә “Чистарту корылмалары утырмаларын утильләштерү буенча инновацион технологияләр” мәсьәләсе каралды.
Утырышта Татарстан Республикасында экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча Ведомствоара комиссиясенең әгъзалары, Федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнар вәкилләре, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты, “Водоканал” муниципаль унитар предприятие вәкилләре, Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре катнашты.

Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International