Казан журналистларына видео-робот эше күрсәтелде

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Бүген “Чиста су. Казан” күргәзмәсендә Казан журналистлары өчен мастер-класс үткәрелде. “Промгидросети” Мәскәү компаниясе вәкилләре төрле диаметрлы үткәргеч торбаларны тикшерүче видео-роботның эшен күрсәттеләр. Роботның видеокамерасы, өстәмә яктырткычлары һәм диодлы лампалары бар. Видео-язма махсус мониторда күрсәтелә, шуңа карап үткәргеч торбаның торышын һәм аңа законсыз тоташуларны күзәтергә мөмкин. Робот торбадагы ләм, лай, төрле киртәләр аша да йөри ала.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары бу проектны куллану белән кызыксынуын белдерде. Хәзер видео-роботны Казан шәһәренең коммуналь службаларында куллану мөмкинлеге тикшерелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International