Бүген «Казан ярминкәсе»ндә «Чиста су. Казан» V махсус күргәзмәсе һәм конгрессы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы булып узды

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Чиста су. Казан” V махсус күргәзмәсе һәм конгрессының эш нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков тапшырды.

“Күргәзмәнең иң яхшы продукты” конкурсында җиңүчеләр:
1. “Су хуҗалыгы эшчәнлегендә заманча технологияләр” номинациясендә:
1 дәрәҗә Диплом
“ВТА-Татарстан” ҖЧҖ, Казан шәһәре – “Юынты суларны реагент белән чистарту өлкәсендә инновацион чишелешләр өчен”;
2 дәрәҗә Диплом
“Спецпроектмонтаж” ҖЧҖ, Казан шәһәре – “Су әзерләү һәм юнәлтү өлкәсендә заманча технологияләр өчен”;
“АСП-АКВА” ҖЧҖ, Мәскәү шәһәре – “Чистарту корылмалары төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә заманча мембрана технологияләре кулланган өчен”;
3 дәрәҗә Диплом
“Унихим с ОЗ” ААҖ, Екатеринбург шәһәре – “Эчә торган һәм юынты суларны зарарсызлау һәм чистарту процессында технологик чишелешләр өчен”;
“Технологик фильтрлар” ЯАҖ, Түбән Кама шәһәре – “Су объектларын төпке утырымнардан чистарту проблемаларын заманча инновацион чишү өчен”;

2. “Инженерлык челтәрләре: су, җылылык, газ, электр белән тәэмин итү” номинациясендә:
1 дәрәҗә Диплом
“Челныводоканал” ЯАҖ, Чаллы шәһәре – “Су тәэминаты мәсьәләләрен комплекслы чишкән өчен”;
2 дәрәҗә Диплом
“Пер Аарслефф” ЯАҖ, Санкт-Петербург шәһәре – “Үткәргеч торбаларны траншеясыз яңарту буена технологик чишелеш өчен”;
Татарстан Республикасы Газлаштыру фондына – “Авыл җирләрен су белән тәэмин итү проблемаларын комплекслы чишкән өчен”:
3 дәрәҗә Диплом
“ЭСЕПТ ПК” ҖЧҖ, Казан шәһәре – “Юынты суларны чистарту мәсьәләләрен чишкән өчен”;
“Селтик-Рус” ҖЧҖ, Казан шәһәре – “Шәхси җылыту өчен энергия саклаулы җиһазлар иңдергән өчен”.

3. “Инвестиция һәм инновация проектлары” номинациясендә:
1 дәрәҗә Диплом
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына – “Нефтьле юынтыларны чистартуда инновацион чишелеш өчен”;
2 дәрәҗә Диплом
Казан дәүләт медицина университеты каршындагы “ОНЕГА” ФТИ ҖЧҖ – “Суүткәргеч суын минераль составын үзгәртмичә өстәмә чистарту мәсьәләсен чишкән өчен”;
3 дәрәҗә Диплом
“Спецгидрострой” ЯАҖ, Казан шәһәре – “Яр ныгыту эшләрендә ПВХ шпунтлар кулланган өчен”;
“Чиста су. Казан” күргәзмәсенең Рәсми партнеры дипломы Санкт-Петербург шәһәренең “Пер Аарслефф” ЯАҖенә бирелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына һәм Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсенә “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International