Бүген «Чиста су. Казан» V конгрессы һәм күргәзмәсе кысаларында су ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү тикшерелде

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, “Чиста су. Казан” V конгрессы һәм күргәзмәсе кысаларында, “Су ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү: проблемалар, бурычлар, чишелешләр” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Аның модераторлары Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов булды. Түгәрәк өстәлдә түбәндәге юнәлешләр тикшерелде:
– су объектларын яңадан торгызу һәм экологик тергезү: проблемалар һәм чишелешләр;
– су тармагында табигать саклау законнарын камилләштерү: су ресурсларын саклауның социаль, хокукый һәм экономик аспектлары;
– җир асты суларын эзләү һәм куллану (яңа эзләү алымнары, җир асты суларының сыйфаты);
– су объектларына мониторинг, региональ күзәтчелек челтәрен үстерү;
– суны бәрәкәтле куллану һәм саклау, су куллану буенча нәтиҗәле идарә;
– су объектларының су саклау зоналарында хуҗалык итү проблемалары.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International