Казанның Совет районы буйлап рейд

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Совет районына рейд үткәрделәр. Районның Самосыр авылыннан 150 метр көньяк-көнчыгышта урнашкан җир кишәрлегендә, 1 гектар мәйданда, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды. Шул бозу буенча Үзәк идарә инспекторлары тарафыннан калдыкларны туфракка ташлауга карата 9 административ материал төзелде. Татарстан буенча Россия реестр идарәсе белешмәләре буенча, территориянең ияләре булып “Трансмаркет” ҖЧҖ (Мәскәү) һәм “УК “АС Менеджмент” ЯАҖ тора. Бу җир кишәрлеге тиешле максатта кулланылмаган (җир авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә бирелгән). Хәзер административ хокук бозуга китергән барлык сәбәп һәм шартларны ачыклау буенча административ тикшерү эше кузгатылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International