Түбән Камада мәктәп балаларының «Табигать һәм без» III республика экология фестивале уздырылды

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
Түбән Камада, Балалар экология-биология үзәгендә, “Табигать һәм без” III республика экология фестивале уздырылды. Аны оештыручылар: Татарстан Мәгариф министрлыгының Республика экология-биология методик үзәге, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Түбән Кама район башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Түбән Кама райбашкармасының әйләнә-тирәлекне саклау бүлеге.
Фестиваль көннәрендә фәнни-гамәли конференцияләр, иҗат эшләре күргәзмәләре, иҗади номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләүләр, педагоглар өчен түгәрәк өстәлләр булып узды. Читтән торып катнашлы турда Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Мамадыш, Лениногорск, Югары Осланнан килгән 200дән артык мәктәп баласы катнашты. Жюри составына Түбән Кама муниципаль районы администрациясе һәм мәгариф идарәсе вәкилләре, шәһәрнең югары уку йортлары укытучылары, шәһәр мәктәпләренең биологлары катнашты. Барсына да фестивальдә катнашучы таныклыгы бирелде, ә җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International