Бүген Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
1 апрельдән 31 майга кадәр республиканың барлык табигать саклау службалары, профильле министрлыклары һәм тармаклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары санитар-экологик икеайлык үткәрүгә керешәләр, аның максаты – шәһәр һәм район территорияләрен чистарту һәм тиешле санитар-экологик торышка китерү.
Республика халкына уңай булсын өчен икеайлык көннәрендә берничә электрон сервис – халык белән икеяклы элемтә булдыручы дәүләти хезмәт күрсәтү порталы һәм мобиль коммуникация җайланмалары аша гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү эшкә кушылачак. 1 апрельдән башлап гражданнар табигать саклау законнары бозылу турында 267-68-67 кайнар линия телефоны аша һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итә алалар.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International