Экология министрлыгының лаборатория белгечләре Камадан су пробалары алды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Пермь крае Чайковский районында Кама елгасында булган вакыйга уңаеннан (2014 елның 1 июнендә өч мең тонна чамасы техник тоз төягән баржа баткан иде), Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе һәм Кама аръягы территориаль идарәләре белгечләре, су объектының экологик торышы начараюдан саклану максатында, Кама елгасыннан әледән-әле су пробалары алалар. Мәсәлән, Красный Ключ бистәсенең техник су алгычы төбәгендә, Чаллы һәм Алабуга су алгычлары төбәгендә пробалар алынды.
Лаборатор-инструменталь тикшерүләр балык хуҗалыгы өчен әһәмиятле сулыкларда pH, хлорид, сульфат, нитрат ионнары буенча рөхсәт ителгән иң зур концентрацияләрдән ашуның булмавын күрсәтте. Су сыйфатына контроль дәвам итә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе һәм Кама аръягы территориаль идарәләре материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International