5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә Халыкара экологик өмә үткәрелә

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
2014 елның 5 июнендә Россия, Белоруссия һәм Казахстан территорияләрендә Эколог көне үткәрү кысаларында беренче Халыкара экологик өмә үткәрелә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, экологик җәмәгать оешмалары активистлары һәм “Бердәм Россия” политик партиясенең “Яшь гвардиясе” белән бергә, Кабан күле ярларын чүп-чардан чистартачак. Шундый ук җыештырулар Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында уздырыла.
Шимбә өмәсе Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләрендә үткәрелә, анда территориаль табигать саклау һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, ВУЗларда һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар катнаша. Бөтенроссия акциясе кысаларында су объектларын һәм шәһәр пляжларын, паркларны, торак пунктларны көнкүреш чүп-чарыннан чистарту чаралары уздырыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International