Йөзләрчә кеше “Сулыкларны чистарту көне” акциясендә катнашты

2014 елның 10 июне, сишәмбе
Традиция буларак, июньнең беренче шимбәсендә Россиядә Халыкара сулыкларны чистарту көне билгеләп үтелә.
Су астында йөзү клублары бу көндә җирле сулыкларга барып, яр буйларын һәм су төбен аквалангистлар ярдәмендә чистарталар. Казанда акция 7 июньдә Тирән һәм Аккош күлләрендә үткәрелде, аны Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан мэриясе ярдәмендә оештырды. Сулыкларны чистарту көнендә экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, министр урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов, Рус география җәмгыяте вәкилләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм активистлар да катнашты. Күлләр территориясеннән һәм су төбеннән 7 кубометр чүп-чар чыгарылды.
Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе республикада үткәрелә торган бик күп табигать саклау акцияләрендә актив катнаша, шуңа күрә, җәмгыять әгъзаларына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җәмәгать инспекторлары таныклыгын тапшырырга карар ителде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International