Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
Чаллы шәһәренең Бакчачылык урамында урнашкан предприятиеләрнең атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгаруы турында гражданнар мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре шул хокук бозуга бәйләнешле затларга карата административ тикшерү үткәрделәр.
Тикшерү барышында әлеге мәйданда атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгара торган стационар чыганаклары булган 7 предприятие барлыгы ачыкланды. Идарәнең махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре чыганаклардан пробалар алып, шулар нигезендә чүкелгән металл эшләнмәләр ясаучы Сайдуллин Р.Р. хосусый предприятиесенә карата РФ КоАП 8.21 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде, эш материаллары шәһәр судына юнәлтелде.
Судның 04.06.2014 ел карары белән, Сайдуллин Р.Р. ХП эшчәнлеге 90 тәүлеккә туктатылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International