ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Казанда “Химград” технополисы резидент һәм партнерларының квартал очрашуы булып узды. “Химград” объектлары янындагы территорияләрне карап тоту турында доклад белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров чыгыш ясады. Ул министрлыкка Казан халкыннан Технополис территориясендә рөхсәтсез калдыклар урнаштырылу һәм аннан начар ис килү турында шикаятьләр керүен әйтте. 2013 елда 17, 2014 елда 2 шикаять

1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Болгар шәһәрендә республика яшьләренең “Экодулкын-2014” икенче экология форумы булып узды. Анда бөтен Татарстанның 17 экологик оешмасыннан 65 кеше катнашты. Ягъни – Бөгелмә, Түбән Кама, Тукай, Биектау, Спас, Яшел Үзән, Чистай районнарының, Чаллы һәм Казан шәһәрләренең экологик оешмаларында катнашучылар һәм активистлар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җәмәгать һәм фән эшлеклеләре.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе, Чистай район һәм шәһәр хакимияте белән бергә, “Чиста ярлар” экологик акциясе үткәрде. Чарада Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидикин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстанның баш табигать саклау инспекторы Рәмил Низамов, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Шиллер, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе урынбасары Сәгыйть Жаксынбаев катнашты.

27
июнь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары, Татарстан буенча ЭЭМның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре белән бергә, “Саф һава” операциясе кысаларында, чираттагы рейдларын үткәрделәр. Рейд барышында Министрлык инспекторлары “Лаеш” стационар полиция постында транспорт чараларының төтен газларындагы зарарлы пычраткыч матдәләр микъдарын газ анализаторы – газлар катнашмасына сыйфат һәм күләм анализы приборы ярдәмендә үлчәделәр. Автотранспорт чараларының төтен газлары белән пычраткыч матдәләр чыгаруның билгеләнгән нормативларын үтәүгә күзәтчелек буенча оператив профилактик чаралар республикада автотранспортның әйләнә-тирәлеккә негатив йогынтысын киметү максатыннан үткәрелә.

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республиканың 2014 елгы санитар-экологик икеайлыгында актив катнашкан экологик хәрәкәт вәкилләрен, табигать саклау акцияләрендә, экологик агарту чараларында актив катнашучылар бүләкләнде. Рәхмәт хатларын Министр Артем Сидоров тапшырды. Җыелганнарга ул күрсәткән активлыклары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук икеайлык чорында табигать саклау законнарына күзәтчелек, каты көнкүреш калдыкларын законсыз ташлау урыннарын ачыклау һәм бетерү буенча зур эшләр эшләнүен билгеләп үтте. Хәбәр тарату чаралары вәкилләре, предприятие җитәкчеләре алда торган “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларында аерым билгеләп үтеләчәк, дип ышандырды.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республика министрлыклары һәм тармаклары каршындагы җәмәгать советларының эшчәнлеге буенча киңәшмә уздырылды. Татарстан Республикасы Җәмәгать Палатасы карары белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының эшчәнлеге Татарстан Республикасы Җәмәгать Палатасының “Гражданлык җәмгыятен үстерүгә өлеш керткән өчен” Мактау билгесе белән билгеләнде.
2014 елның 26-27 июнендә Болгар шәһәрендә “ЭКОДУЛКЫН – 2014” Икенче республика экология форумы уздырыла. Аны, Татарстанда экологик хәрәкәтне үстерү максатында, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә, “Россия студент отрядлары” бөтенроссия яшьләр оешмасы үткәрә. Форум эшендә экологик хәрәкәт җитәкчеләре һәм активистлары, экология буенча республика һәм Россия челтәр проектлары координаторлары һәм активистлары катнаша. Шулай ук Татарстанда экологик хәрәкәтне үстерү буенча бәхәс мәйданчыклары оештыру, экологик эш тәҗрибәләре белән уртаклашу, төрле мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр үткәрү күздә тотыла.
Бүген Казан дәүләт энергетика университетында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль службаның Татарстан бүлекчәсе төзелүнең 10 еллыгына багышланган “Калдыклар белән эш итү өлкәсендә табигать саклауның экономик механизмнарын көйләүне тормышка ашыру. Чит ил һәм Россия компанияләренең тәҗрибәсе” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференция эшендә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге идарәсе башлыгы Фәрит Хәйретдинов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, чит ил һәм Россия галимнәре, Швеция, Чехия һәм Финляндиянең чүп-чар сортлау һәм эшкәртү компанияләре вәкилләре катнашты.

24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казанда, “Аръяк” балаларны савыктыру лагерында Яшь геологларның республика кыр олимпиадасы ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
2014 елның 10 июленә кадәр барачак бу олимпиадада Татарстаннан 26 команда һәм Кырымның Бакчасарай районы командасы катнаша. Чара сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү, һөнәри юнәлеш бирү, геология фәненең иң яхшы традицияләрен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Анда мәктәп укучыларының палеонтология, петрография, минералогия, кристаллография, геохимия, экогеология, структур геология, тарихи геология, инженерлык геологиясе, гидрогеология, файдалы казылмалар геологиясе, геологик профильле башка фәннәр буенча белемнәрен гамәлдә куллану мәсьәләләре кузгатыла.

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 29-30 маенда Сочида уздырылган “Су мөнәсәбәтләрен хокукый көйләү: көнүзәк бурычлар һәм проблемалар” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексы өлкәсендәге Беренче Милли премия лауреатлары бүләкләнде. Премия “Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын 2012 – 2014 елларда үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы башлангычы белән булдырылган. Ил тарихында беренче тапкыр буларак, су хуҗалыгы комплексы үсешенә сизелерлек өлеш керткән оешмалар, җәмәгать эшлеклеләре һәм галимнәргә бүләкләр тапшырылды. Номинантлар исемлегендә – су ресурсларын саклау проблемалары белән шөгыльләнүче дәүләт органнарының, бизнес өлкәсенең, экологик җаваплылыклы компанияләрнең, фән өлкәсенең иң яхшы вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International