Мәскәүдә Россия Табигать күзәтчелеге федераль службасының 10 еллыгына багышланган тантаналы чаралар

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Бүген Мәскәүдә, Дәүләти Кремль Сараенда, Табигать саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек службасының 10 еллыгына һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау – Эколог көненә багышланган тантаналы чаралар үткәрелә. Чараларда федераль һәм региональ дәүләт хакимияте органнарыннан, экологик оешмалардан, бизнес җәмгыятьләреннән вәкилләр катнаша. Татарстан делегациясен Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибгатуллин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов тәшкил итә.
Чара кысаларында экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аеруча өлеш керткән өчен халыкара җәмәгатьчелек бүләге – “Экология Агачы” һәм экологлар һөнәри җәмгыятенең аеруча күренекле вәкилләренә дәрәҗә билгеләре тапшырылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International