Бүген Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама индустриаль узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы булып узды. Аны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров үткәрде. Утырыш кысаларында Түбән Кама индустриаль узелы предприятиеләре тарафыннан узелның бердәм санитар-саклау зонасы проекты кысаларындагы чаралар тормышка ашырылу, “Түбән Кама-нефтехим” ПАҖнең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлына бүленгән полосаларны һәм якын-тирә территорияләрне Казан – Биектау – Арча районы маршруты буенча кабаттан тикшерү үткәрелде. Рейдта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге хезмәткәрләре, Горький тимер юлының Казан регионы вәкилләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары катнашты. Беренче тикшерү 10 апрельдә үткәрелгән иде. Экологлар Горький тимер юлына бүленгән полосаларның һәм тирә-як территорияләрнең торышын тулаем канәгатьләнерлек дип таптылар.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллыдагы “Инвест Ойл” ҖЧҖнең автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан бензовозларга җыю системасы белән танышты.
2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итүчеләр үз автоягулык станцияләрен расланган программа срокларына ярашлы рәвештә җиһазлау белән шөгыльләнә.
26 апрельдә “Төзүче” спорт комплексында, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, волейбол буенча финал ярышлары булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җыелма командасы, министр Артем Сидоров җитәкчелегендә, Татарстан Президенты Аппараты командасын гына алга үткәреп, II урынны алды. Өченче урында – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре традицион “Агач утырту көнендә” катнашып, Кадыш бистәсе янындагы урманлыкта 100дән артык нарат үсентесе утыртты. Акция урманнарга сак караш тәрбияләү максатында үткәрелде. Агач утыртулар республиканың барлык шәһәр һәм районнарында да үткәрелде.
Бүген Татарстанның күп кенә шәһәр һәм районнарында, санитар-экологик икеайлык кысаларында, территорияләрне чистарту өмәләре үткәрелде. Шәһәр өмәсе Казанда да үткәрелде, анда республиканың министрлык һәм тармак коллективлары, предприятие һәм оешма вәкилләре, шулай ук 65 меңләп шәһәр халкы катнашты. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәренең берничә төбәген тәртипкә китерде. Шул төбәкләрнең берсе Ватан урамы 37 йорты янындагы урманлык иде, аны Министрлыкның һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның, Казан политехник колледжының, Казан автотранспорт техникумының йөздән артык хезмәткәре чистартты. Территориядән ике КамАЗ чүп-чар озатылды. Җыештыруга бүген Татарстанның 26 муниципаль районында яшәүчеләр дә чыкты.
25 апрель көнне Татарстанның шәһәр һәм районнарында территорияләрне чистарту буенча өмәләр үткәрелә. Казандагы өмәдә министрлыклар һәм тармаклар, предприятие һәм оешмалар коллективлары, 65 меңнән артык шәһәр халкы катнашачак. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы эшчәннәре, “Будетчисто” ирекле экологик хәрәкәт активистлары белән бергә, Өйләнешүчеләр паркын (Порт һәм Девятаев урамнары чатын) һәм Ватан урамы 37 урманлыгын тәртипкә китерәчәк. Шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү өмәсе кысаларында территорияне чүп-чардан, коры үлән һәм яфрактан, ботаклардан җыештыру күздә тотыла. Чара 10.00дә башлана.
“Сыерчыклар кайтты” экологик белем бирү акциясенә йомгак ясалды. Быел жюри хөкеменә меңнән артык сыерчык оясы һәм кош җимлеге тәкъдим ителде. Акциядә алты яшьтән олырак балалар, мәктәп укучылары, балалар йорты һәм интернат тәрбиячеләре катнашты. Конкурста җиңеп чыктылар:
1. Хәкимов Әмир, 58нче мәктәп, 3А класс;
2. Заһретдинова Айсылу, 10нчы мәктәп, 4Б класс;
3. Журкин Егор, 58нче мәктәп, 3А класс;
4. Кәлимуллин Ренар, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8А класс;
5. Шәрифуллина Элина, 119нчы мәктәп 4Б класс;
6. Маркова Регина, 25нче балалар бакчасы;
7. Әхтәмов Рәмил, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8В класс;
8. Изергина Владислав, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8В класс;
9. Карпов Вадим, 79нчы мәктәп, 3Б класс;
10. Николаев Женя, 81нче мәктәп, 5А класс;
11. Мозаффарова Язилә, 20нче гимназия, 1А класс;
12. Заһретдинов Дамир, 20нче гимназия, 7А класс;
13. Гатапов Дымбрыл, 131нче Раиф мәктәбе, 7 класс;
14. Латвенос Максим, Раиф мәктәбе, 8 класс;