ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк аппараты һәм территориаль идарәләренең структур тармакларында “Мәнфәгать конфликтларын булдырмау яки көйләү, бурычларны үтәү буенча дәүләти гражданлык хезмәткәрләренә йөкләнә торган бурычлар, чикләүләр, тыюлар һәм таләпләр” дигән темага хезмәт коллективы җыелышлары үткәрелде.


“2015 елгы Парклар маршы” һәм “Җир көне” халыкара табигать саклау акцияләре кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, “Түбән Кама” милли паркы белән берлектә, “Экологик трамвай” табигать саклау акциясе үткәрде. Чарада Чаллы шәһәренең мәктәп балалары, иҗтимагый экологик оешмалары катнашты. Төп максаты – җәмәгать игътибарын экология һәм әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтү.


Бүген Казанның “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен “Җир көне” экологик агарту чарасы үткәрелде. Бу бәйрәм “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” Татарстан иреклеләре акциясенең бер өлеше булды. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова үткәрде. Балалар музыкаль программада, конкурс һәм викториналарда катнаштылар, табигать турында шигырьләр сөйләделәр. “Здравушка” тернәкләндерү үзәге территориясендә сыерчык оялары һәм кош җимлекләре элделәр. 

22 апрель – БМО эгидасы астында үткәрелә торган Халыкара Җир көне (Internati­onal Earth Day). Бу бөтендөнья акциясенең төп максаты булып җәмәгать һәм плане­тадагы һәр кеше игътибарын Җир һәм әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтү тора.

Россия традициясе буенча Халыкара Җир көнендә төрле җәмәгать оешмалары экологик чаралар һәм акцияләр үткәрә. Теләгән һәр кеше үз ишегалдын я урамын төзекләндерү һәм яшелләндерүдә катнаша ала.



21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

“Россия суы” федераль мәгълүмәт порталы “Мин + су” фотоконкурсын игълан итте, ул җәмәгать игътибарын су бәрәкәтләү һәм су ресурсларына хөрмәтле караш мәсьәләләренә юнәлтү өчен үткәрелә. Конкурска бирелгән сүрәтләргә төп таләп – кадрда кешеләр һәм су булырга тиеш. Эшләр 2015 елның 6 маена кадәр электрон формада, http://voda.org.ru “Россия суы” порталының конкурс бүлегендә кабул ителә. Фотоконкурс ачык рәвешле, анда Россия Федерациясенең барлык гражданнары катнаша ала.



20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

18 апрель көнне Казанның “КАИ-Олимп” спорт комплексында, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, волейбол ярышларының төркемле этабы үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы икенче төркемдә икенче урынны алып, этапны уңышлы үтте. Киләсе уен 25 апрельдә була.


2015 елның 22 апрелендә “Здравушка” реабилитация үзәгендә, Татарстанның “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” дигән иреклеләр акциясе уңаеннан, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен экологик-агарту чарасы үткәрелә. Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова үткәрә. Балалар өчен күңелле конкурс һәм викторина­лар оештырылачак, “Здравушка” территориясендә сыерчык оялары һәм кош җимлекләре эленәчәк.


18 апрель көнне Чаллы шәһәрендә шимбә өмәсе үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе вәкилләре һәм Казан Федераль университеты­ның Чаллы институты студентлары белән бергә, территориаль идарәнең тирә-ягын җыештырдылар. 55 кеше 5 гектар мәйданы чистартты, барлыгы 10 кубометр чүп-чар һәм коры-сары җыеп алынды.


17
апрель, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе вәкилләре белән бергә, “Казан” халыкара аэропортының санитар торышын карады. Чара Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрү кысаларында оештырылган иде. Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабировның әйтүенчә, аэропорт хезмәткәрләре территория­ләрнең чистарту буенча зур эш башкарган, элек ачыкланган барлык кимчелекләр бетерелгән. 


Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Технология ЛТД” ҖЧҖнең автоягулык станциясендә нефть продуктларын коюның йомык системасы белән таныштылар. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан арытаба нефть базасында рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыюдан тора.

2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен программа срокларында җиһазлыйлар. Чаллыда бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системасы белән инде 37 станция җиһазланган

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International