Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләре, министр Артем Сидоров җитәкчелегендә, “Чистабула” экологик хәрәкәте активистлары катнашында, Казан шәһәренең Яшьләр паркында (Порт һәм Девятаев урамнары чатында) өмә үткәрде. Территория тәртипкә китерелде, чүп-чардан, коры-сарыдан, коры ботаклардан чистартылды. Экология министры Артем Сидоровның әйтүенчә, республика алдына территорияләрне май бәйрәмнәренә кадәр тиешле санитар торышка китерү бурычы куелган. Казанда 38 иң чүпле урын билгеләнгән, шуларның 13ен министрлык һәм тармак коллективлары чистарта. Территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында бүгенгәчә 1030 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган, шуларның 661е бетерелгән. Калганнары санитар икеайлык чаралары белән бетереләчәк. Министр шулай ук республика халкының активлыгына бәя бирде: хокук бозулар турындагы хәбәрләрнең бер өлеше Министрлыкка “Халык контроле” һәм “Мәктәп эко-патруле” мәгълүмәт системалары аша керә. Экология министрлыгының һәм “Чистабула” экологик хәрәкәтенең парк һәм сквер территорияләрен чистарту буенча уртак акцияләре республиканың бүтән шәһәр һәм районнарында да үтәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте