Горький тимер юлы буйларының санитар-экологик торышын комиссия кабаттан тикшерде

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлына бүленгән полосаларны һәм якын-тирә территорияләрне Казан – Биектау – Арча районы маршруты буенча кабаттан тикшерү үткәрелде. Рейдта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге хезмәткәрләре, Горький тимер юлының Казан регионы вәкилләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары катнашты. Беренче тикшерү 10 апрельдә үткәрелгән иде. Экологлар Горький тимер юлына бүленгән полосаларның һәм тирә-як территорияләрнең торышын тулаем канәгатьләнерлек дип таптылар.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белешмәләре буенча, элек табылган 44 рөхсәтсез калдык ташлау урынының бүген 12се генә калган.

29 апрельдә экологлар Татарстанның Кама буе тимер юлларына рейд үткәреп, анда рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын ачыклаячак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International