Экологлар Чаллы АЗСында мотор ягулыгы парларын рециркуляцияләү системасы белән танышты

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллыдагы “Инвест Ойл” ҖЧҖнең автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан бензовозларга җыю системасы белән танышты.

2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итүчеләр үз автоягулык станцияләрен расланган программа срокларына ярашлы рәвештә җиһазлау белән шөгыльләнә.

Мотор ягулыгы парларын тоту системалары белән Чаллыда инде 39 автоягулык станциясе җиһазланган.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International