Экология министрлыгы командасы волейбол ярышларында икенче урынны яулады

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

26 апрельдә “Төзүче” спорт комплексында, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, волейбол буенча финал ярышлары булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җыелма командасы, министр Артем Сидоров җитәкчелегендә, Татарстан Президенты Аппараты командасын гына алга үткәреп, II урынны алды. Өченче урында – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International