«Сыерчыклар кайтты» акциясендә меңнән артык сыерчык оясы һәм кош җимлеге ясалды

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

“Сыерчыклар кайтты” экологик белем бирү акциясенә йомгак ясалды. Быел жюри хөкеменә меңнән артык сыерчык оясы һәм кош җимлеге тәкъдим ителде. Акциядә алты яшьтән олырак балалар, мәктәп укучылары, балалар йорты һәм интернат тәрбиячеләре катнашты. Конкурста җиңеп чыктылар:

1.        Хәкимов Әмир, 58нче мәктәп, 3А класс;

2.        Заһретдинова Айсылу, 10нчы мәктәп, 4Б класс;

3.        Журкин Егор, 58нче мәктәп, 3А класс;

4.        Кәлимуллин Ренар, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8А класс;

5.        Шәрифуллина Элина, 119нчы мәктәп 4Б класс;

6.        Маркова Регина, 25нче балалар бакчасы;

7.        Әхтәмов Рәмил, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8В класс;

8.        Изергина Владислав, Ласточкина ис. интернат-мәктәп, 8В класс;

9.        Карпов Вадим, 79нчы мәктәп, 3Б класс;

10.    Николаев Женя, 81нче мәктәп, 5А класс;

11.    Мозаффарова Язилә, 20нче гимназия, 1А класс;

12.    Заһретдинов Дамир, 20нче гимназия, 7А класс;

13.    Гатапов Дымбрыл, 131нче Раиф мәктәбе, 7 класс;

14.    Латвенос Максим, Раиф мәктәбе, 8 класс;

15.    Фәттахов Ринат, Раиф мәктәбе, 9 класс;

16.    Скиц Максим, Раиф мәктәбе, 9 класс;

17.    Ясәвиев Руслан, 125нче гимназия, 4А класс;

18.    Данилкина Регина, 126нчы гимназия, 4Г класс:

19.    Нигъмәтуллин Эмил, 75нче гимназия, 6А класс;

20.    Мөхәмәтҗанова Сәйдә, 12 гимназия, 1А класс.

Чара Казанда дүртенче ел үткәрелә, ул  “Максидом” өй һәм ремонт товарлары кибетләре челтәре тарафыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы катнашында оештырылган. Акция җәмәгать игътибарын эре шәһәрләрдә кошларның юкка чыгуы проблемасына юнәлтү, балаларны иртә яшьтән үк әйләнә-тирәлек турында кайгыртырга өйрәтү максатыннан оештырылды.

Министрлыкның матбугат хезмђте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International