2015 елның 30 апрелендә, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Тукай муниципаль районында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Тукай районы җәмәгатьчелеге, бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан буенча җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре, Тукай районы башлыгы катнашты. Экология министры Артем Сидоровның белдерүенчә, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән 2016 ел Идел һәм Кама елгаларының су саклау зоналары елы дип игълан ителгән. Елгаларның яр буе территорияләрен төзекләндерү, су саклау зоналарын үстерү өчен уңай шартлар булдыру чаралары планы эшләнәчәк. Төп максат – уникаль табигать зоналарын иркенләп ял итмәле итү. Шулай ук Кама елгасының Тукай районы территориясендәге табигать саклау зонасын тәртипкә китерү мәсьәләләре тикшерелде. Тукай районы бизнес вәкилләренең ярларны ныгыту, яр буйларын район халкы өчен ял зоналары итеп төзекләндерү турындагы тәкъдимнәре тыңланды. Якын көннәрдә су саклау зоналары буенча очрашулар республиканың Кама һәм Идел елгалары ага торган башка районнарында да үткәреләчәк. Шулай ук елгаларның табигать саклау зоналарын саклау буенча закон кысаларындагы чаралар планы эшләнәчәк.
ТР ЭТБМның матбугат хезмәте