25 апрель көнне Татарстанның шәһәр һәм районнарында территорияләрне чистарту буенча өмәләр үткәрелә. Казандагы өмәдә министрлыклар һәм тармаклар, предприятие һәм оешмалар коллективлары, 65 меңнән артык шәһәр халкы катнашачак. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы эшчәннәре, “Будетчисто” ирекле экологик хәрәкәт активистлары белән бергә, Өйләнешүчеләр паркын (Порт һәм Девятаев урамнары чатын) һәм Ватан урамы 37 урманлыгын тәртипкә китерәчәк. Шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү өмәсе кысаларында территорияне чүп-чардан, коры үлән һәм яфрактан, ботаклардан җыештыру күздә тотыла. Чара 10.00дә башлана.
25 апрель өмәсенә шулай ук Татарстанның 26 муниципаль районында чыгачаклар.
Министрлыкның матбугат хезмәте