Түбән Камада экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эш төркеменең күчмә утырышы булып узды

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама индустриаль узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы булып узды. Аны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров үткәрде. Утырыш кысаларында Түбән Кама индустриаль узелы предприятиеләре тарафыннан узелның бердәм санитар-саклау зонасы проекты кысаларындагы чаралар тормышка ашырылу, “Түбән Кама-нефтехим” ПАҖнең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International