Министрлык хезмәткәрләре Ватан урамы буендагы урманлыкны җыештырды

2015 елның 25 апреле, шимбә

Бүген Татарстанның күп кенә шәһәр һәм районнарында, санитар-экологик икеайлык кысаларында, территорияләрне чистарту өмәләре үткәрелде. Шәһәр өмәсе Казанда да үткәрелде, анда республиканың министрлык һәм тармак коллективлары, предприятие һәм оешма вәкилләре, шулай ук 65 меңләп шәһәр халкы катнашты. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәренең берничә төбәген тәртипкә китерде. Шул төбәкләрнең берсе Ватан урамы 37 йорты янындагы урманлык иде, аны Министрлыкның һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның, Казан политехник колледжының, Казан автотранспорт техникумының йөздән артык хезмәткәре чистартты. Территориядән ике КамАЗ чүп-чар озатылды. Җыештыруга бүген Татарстанның 26 муниципаль районында яшәүчеләр дә чыкты.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International