ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында фәнни-техник совет (әйләнә-тирәлекне саклау секциясе) утырышы булып узды. Утырышны министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов алып барды. Түбәндәге мәсьәләләр каралды:

– Татарстанның Чирмешән районы Чирмешән авылындагы күлнең хәзерге экологик торышын аның гидрологик 

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев структур тармак җитәкчеләренең игътибарын урыннарда коррупция күренешләре белән нәтиҗәле көрәш өчен кадрларны җентекләп сайларга кирәклеккә юнәлтте. Бу юлы сылтауны министрлыкның Кама буе территориаль идарәсендәге бер сатылмас инспектор бирде.

Тукай районы Татарстан бистәсе территориясенә экологик мониторинг үткәргәндә инспектор бер эшмәкәрнең әрсез рәвештә, куркынычлы матдәләрне утильләштерү кагыйдәләрен бозып, туп-туры җиргә ватык люминесцент лампалар түккәнен күргән. Мондый эшләр РФ КоАП 

Татарстанның төп туфрак типларында авыр металл фоны нормативлары җирләрне пычрату аркылы әйләнә-тирәлеккә салынган зыян күләмен объектив бәяләү, аварияле хәлләрнең нәтиҗәләрен минимальләштерү, рекультивация эшләренең сыйфатын бәяләү һәм чыгымнарын оптимальләштерү, республиканың экологик торышын яхшырту өчен кирәкле.



22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казанның Восстание урамында (“Химград” технополисы территориясендә) электромобильләрне туендыру һәм транспортка традицион углеводород ягулыгы салу буенча Татарстанда беренче станция эшли башлады. 24 кВт/сәг күләмле аккуммуляторны 30%тан 80%ка кадәр туендыру вакыты – 15 минут. Көндез станция ярым автоматик режимда, ә 19.00дән 7.00гә кадәр автоматик режимда, операторсыз эшли. Беренче вакытта электромобильләрне 

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының автопаркы яңа автомобильләр белән тулыланды. Министрлык балансына Россиядә җитештерелгән 17 автомобиль – 8 “Нива”, 8 Лада Гранта һәм “Газель” базасындагы күчмә лаборатория керде.

Министрлык инспекторларына яңа автомобильләрнең ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантана Казанда, Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залы каршындагы мәйданда үткәрелде. Шунда ук, Президент барында, белгечләр 
Бүген Казанда “Киләчәк ориентирлары” III халыкара Казан туризм форумы бара. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Туризм федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Сергей Корнеев, Татарстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнаша. Форум Давостагы Бөтендөнья Аралашу форумы (World Communication Forum in Davos) белән бергәлектә алып барыла. Аның төп максаты – туризм белән кызыксынучы барлык якларга тәҗрибә уртаклашу һәм нәтиҗәле бәйләнешләр өчен ачык фикер алышу мәйданы булдыру. Ул туризм өлкәсендәге көнүзәк проблемаларны тикшерергә, яңа юнәлешләрнең үсеш перспективаларын ачарга мөмкинлек бирә. Традиция буенча форумга Россиянең һәм чит илләрнең иң эре туризм компанияләре хезмәткәрләре, хакимият вәкилләре, инвесторлар һәм аналитиклар җыела. Россия, Италия, Испания, Бөекбритания, АКШ, Венгрия, Нидерланд, Беларусь, Латвиянең 30дан артык алдынгы белгече чыгыш ясар дип көтелә. Форумда катнашучы 800дән артык кеше арасында Россия Федерациясе төбәкләренең туризм өлкәсендәге башкарма дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, 

21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Әлмәттә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәнең эше белән танышты. Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә башкарылган эшләр һәм уңай юнәлешләр турында аңа идарә башлыгы Альберт 
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстанда экологик куркынычсызлык өлкәсендә эш итүче социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның Та­тарстан бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурс үткәрә. Гаризалар 2015 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурста законда каралган тәртиптә теркәлгән һәм Та­тарстан территориясендә үз оештыру документларына ярашлы рәвештә “Коммерциясез оешмалар турындагы
2015 елның 30 октябренә кадәр “Россия суы” бөтенроссия социаль реклама конкурсына эшләр кабул ителә. Конкурс Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы башлангычы һәм Россиянең ЭКА Яшел хәрәкәте ярдәме белән “Россия суы” максатчан бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында үткәрелә. Максаты – көндәлек тормышта суларны 

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев йөкләмәсе буенча Идел һәм Кама акваторияләрендә гомуми таралган файдалы казылмалар (ГФК) чыгарганда федераль законнарның үтәлеше тикшерелде. Аның нәтиҗәләре турында 20 октябрьдә узган аппарат киңәшмәсендә министр урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов хисап бирде. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта акваториядә 26 йөзмә кран һәм земснаряд эшли, алтысы табигать саклау законнарын боза. ГФК лицензиясез 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International