19-20 декабрьдә Казанның “Төзүче” стадионында, Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, баскетбол буенча плей-офф ярышлары булып узды. 1/8 финалда шобага буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасына каршы Инвестицион үсеш агентлыгы командасы уйнады. Ул этапны уңышлы узгач, ¼ финалда экологларга каршы Татарстан буенча федераль казначылык идарәсе командасы уйнады һәм җиңелде. Шулай итеп экологлар командасы ярымфиналга чыкты һәм мактаулы 4нче урынны алды.
Бүген Чаллыда “Чиста шәһәр синнән башлана!” дигән девиз астында чираттагы “Яшел урам” экологик акциясе үткәрелде. Аның максаты – шәһәр халкын көнкүреш калдыкларын аерым җыюга җәлеп итү иде. “Кәгазьчеләр” микрорайонында макулатураны, пластикны һәм металлны аерым җыю өчен Чаллыда икенче контейнер урнаштырылды. Акцияне үткәрергә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм җитештерү, куллану калдыкларын җыю, ташу һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче “ПромИндустрия” компанияләр төркем ярдәм итте.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстанның түбәндәге җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен куллану хокукына аукционнар үткәрелде:
– ком-вакташ токымнарын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татарстанның Алексеевский муниципаль районындагы “Шонталы” җир асты байлыклары кишәрлеген;
– ком-вакташ токымнарын
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы 2016 елда геологик өйрәнү өчен тәкъдим ителә торган җир асты байлыклары кишәрлекләренең беренче исемлеген раслады. Тулы исемлек Россия регионнарындагы Д1 категорияле 500 миллион чамасы тонналык һәм С3 категорияле 35 миллион чамасы тонналык 18 кишәрлектән тора. Татарстанда прогноз буенча Д1 категорияле 33.5 миллион тонна нефть хәзинәсе булган кишәрлек тәкъдим ителә.
Гаризаларны Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгының (Роснедра) территориаль органнары 2016 елның 1 февраленә кадәр кабул итә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында халык фикерен сораштыру дәвам итә. Анкетага җавапларны министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык – халык фикерен сораштыру, анкеталау” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/info.php?id=618907) бирергә мөмкин.
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Мәскәүдә Югары экологик совет утырышында катнаша. Чараны Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты үткәрә. Төп тикшерү темасы – № 458-ФЗ федераль законы положениеләрен тормышка ашыру һәм норматив хокукый көйләүләрне камилләштерү максатыннан “Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертү. Утырышны Югары экологик совет рәисе, Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин үткәрә.
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Казан дәүләт энергетика университетында булып, анда Энергия бәрәкәтләү өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгенең эше белән танышты. Аның укыту полигонында университет студентлары өйрәнү уза, индустрия предприятиеләре һәм энергетика тармагы эшчәннәре укытыла, фәнни тикшеренүләр үткәрелә. Министрны анда электр энергиясен бәрәкәтләүгә багышланган
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Мәскәүдә “яшел” экономика һәм табигать саклау технологияләренә багышланган “ЭКОТЕХ” халыкара күргәзмә-форумын әзерләү комитеты утырышында катнаша.
Чара 2016 елның апрелендә “Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астында үтәчәк, әйләнә-тирәклекне саклау һәм экологик куркынычсызлык юнәлешләрен колачлаячак, экологик технологияләр, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр, экологик
2015 елның 12 декабрендә, Парижда узган Климат конференциясе барышында климат буенча БМО килешүенә кул куелды. Килешүне 195 делегат хуплады. Ул 2020 елдан соң дөньяда парник газларын чыгару нормаларын, планетада климат үзгәрүне булдырмау чараларын билгели, ул чараларның төп максаты – Җирдә уртача һава температурасының индустриаль дәвердәгедән 2 градустан артык үсүенә юл куймау. Килешү буенча шулай ук алдынгы илләрнең үсә баручы илләргә климат үзгәрү белән көрәш
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре укучыларны һәм студентларны әйләнә-тирәлекне саклау эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәләр. Бу юлы алар янында 72нче мәктәпнең 10нчы класс укучылары булып китте. Балалар атмосфера һавасына индустриаль пычратуларны анализлау, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрен карадылар, заманча җиһазлар һәм приборлар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шулай ук Форд Транзит автомобиле базасындагы, һавага оператив контроль ясый торган ПЭП-1-1М күчмә экологик лабораторияне карадылар. Мондый чараларны Үзәк аналитик контроль инспекциясе, яшь буында экологик үзаң