Фәрит Габделганиев: «Экология һәм энергетика – тормышыбызның ике үзара бәйләнгән дисциплинасы булып тора. КДЭУның экология мәсьәләләренә зур игътибар бирүе яхшы»

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Казан дәүләт энергетика университетында булып, анда Энергия бәрәкәтләү өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгенең эше белән танышты. Аның укыту полигонында университет студентлары өйрәнү уза, индустрия предприятиеләре һәм энергетика тармагы эшчәннәре укытыла, фәнни тикшеренүләр үткәрелә. Министрны анда электр энергиясен бәрәкәтләүгә багышланган белешмәләр мәйданчыгын, су биоресурслары, биотестлар һәм экология-химия лабораторияләрен карады, аларның җиһазланышына югары бәя бирде.

“Экология һәм энергетика – тормышыбызның ике үзара бәйләнгән дисциплинасы булып тора. КДЭУның экология мәсьәләләренә зур игътибар бирүе яхшы,” – дип белдерде Фәрит Габделганиев. Шулай ук студентларның һәм Экология министрлыгы лабораториясе белгечләренең тыгыз бәйләнешләрен искә алып узды. (Табигать саклау өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләү максатыннан белгечләр булачак экологлар өчен экскурсияләр үткәрәләр, аларга Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясендә җитештерү практикасы узу мөмкинлеге бирәләр.)

Очрашу азагында Экология министрлыгы һәм Казан Энергетика университеты арасында арытаба бәйләнешләр мәсьәләсе тикшерелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International