2015 елның 12 декабрендә Казанның “КАИ-Олимп” спорт комплексында, Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, баскетбол ярышлары булып узды. Шобага буенча Экология министрлыгы командасына каршы Татарстан буенча Федераль казна идарәсе һәм Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре командалары уйнады. Экология командасы 15:10 һәм 18:0
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында, Премьер-министр Илдар Халиков катнашында Татарстанның “Халык контроле” дәүләти информацион системасының 2015 елның 11 аендагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә булып узды. Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы министрлыкларның, тармакларның һәм муниципаль берәмлекләрнең “Халык контроле” системасында 2015 елның 1 январеннан 30 ноябренә кадәр ничек эшләве турында статистик белешмәләр тәкъдим итте.
Казанда “Россия өчен халык фронты” бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе конференциясе булып узды. Анда доклад белән экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та чыгыш ясады һәм Су саклау зоналары елы кысаларында эшләнәсе эшләр, экологлар алдында торган бурычлар турында сөйләде.
Бүген Түбән Кама индустрия узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы булып узды, һәм анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевка газга эшләүче автобус күрсәттеләр.
Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, автомобильләрне экологик чиста мотор ягулыгына, барыннан элек кысылган табигый газга күчерү атмосфера һавасын пычратуны
Бу көннәрдә Мәскәүдә “Җир асты байлыкларыннан файдалануны дәүләти көйләү-2015” XI бөтенроссия конгрессы бара. Чарада министрлык һәм тармак идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, дәүләт һәм коммерция структураларының эш башкаручы юристлары, баш консультантлары һәм экспертлары катнаша.
Катнашучылар 2015-2016 еллардагы, җир асты байлыкларыннан файдалану шартларына йогынты ясаучы төп норматив новацияләрне, аерым алганда лицензияләрне 2016 елның 31 декабренә кадәр актуальләштерүне, җир асты байлыклары кишәрлекләрен бирү буенча конкурс һәм аукционнарның процедураларын үзгәртүне тикшерәләр.
Иртәгә “Урман фонды җирләре: җир асты байлыкларыннан файдаланучылар өчен практик аспектлар” бөтенроссия конференциясе күздә тотыла. Тау кишәрлекләрен бирүне җайга салудагы үзгәрешләр, каты файдалы казылмаларны, нефть һәм газ хәзинәләрен яңача классификацияләүгә
2015 елның 14 декабрендә, 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте җирле үзидарә органнарында бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы гражданнарны Казан ш., Павлюхин ур. 75 адресында кабул итәчәк.
Кабулияткә алдан язылу (843) 267-68-48 телефоны буенча башкарыла.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Финляндия Республикасы белән пычранган җирләрне грунт алуны сорамый торган заманча алымнар ярдәмендә рекультивацияләү өлкәсендә мөмкин булган хезмәттәшлек тикшерелде. Лахти “ЛАДЕК” Регионны үстерү үзәге вәкиле Банаф Салем белән министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов очрашты. Банаф Салемның әйтүенчә, Россия Финляндиянең стратегик партнеры булып тора, һәм аеруча актив булган ике регион бар – болар Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург (Санкт-Петербург су каналлары белән берлектә чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм ләм утырымнарын яндыру буенча эшләр). Банаф Салем бозылган җирләрне тикшерү һәм экологик хәвефләрне тикшерү тәҗрибәсе турында җентекләп сөйләде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Коррупциягә каршылык комиссиясенең Халыкара коррупциягә каршылык көненә багышланган киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Социаль-экономик мониторинг комитеты әзерләгән “Антикоррупцион мониторингның 2015 елның 1нче яртысы йомгакларын” карау.
2. Коррупциягә каршы 2015 елгы тармак программасын тормышка ашыру буенча хисап, шул исәптән Министрлыкның
Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә торган “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” еллык республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. “Һәр катнашучы бу конкурсларга чын күңелдән, моның республика өчен никадәр әһәмиятле булуын аңлап карый – диде ул үзенең тәбрик чыгышында, – индустриаль үсешле, нефть чыгару һәм нефть химиясе зур өлеш тәшкил иткән безнең регион өчен бу бигрәк тә мөһим һәм катлаулы. Шуңа да карамастан, Татарстан
Мәктәпләрдә, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында укучы һәм тәрбияләнүчеләр өчен Экология буенча халыкара ”Планета саулыгы? Минем кулда! – 2015” балалар иҗаты конкурсы оештырыла. Анда катнашу өчен быелның 31 декабренә кадәр рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы кулланырга ярый), эшләнмәләр, видеороликлар яисә әдәби әсәр җибәрергә кирәк. Эшләр әйләнә-тирәлекне саклауның көнүзәк аспектларына, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклауга, экологик проблемаларн