«ЭКТОЕХ» халыкара күргәзмә-форумы турында

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев  Мәскәүдә “яшел” экономика һәм табигать саклау технологияләренә багышланган “ЭКОТЕХ” халыкара күргәзмә-форумын әзерләү комитеты утырышында катнаша.

Чара 2016 елның апрелендә “Яшел экономика – тотрыклы үсеш нигезе” дигән девиз астында үтәчәк, әйләнә-тирәклекне саклау һәм экологик куркынычсызлык юнәлешләрен колачлаячак, экологик технологияләр, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр, экологик куркынычсызлык өлкәсендә эшләүче һөнәр ияләре өчен хәлиткеч вакыйгаларның берсе булачак. Күргәзмә экспозицияләре һәм сөйләшүләр су, һава, калдыклар, җир, урман, шәһәр тирәлеге, энергия саклау, “яшел” стандартлар, экологик транспорт, экологик күзәтчелек, экологик хезмәтләр кебек күпкырлы темаларны үз эченә алачак. Экспози­циянең 16 мең кв.метрлы мәйданына 400 экспонат куелыр, күргәзмә эшендә төрле илләрдән 2.5 меңләп белгеч катнашыр, аны карарга 15 меңләп кеше килер дип көтелә. Төп экспонатларны җитештерүгә иң алдынгы, калдыклар һәм пычраткыч матдәләр ташлауны, чимал куллануны киметүче технологияләр иңдерүче компанияләр тәкъдим итәчәк. Яңа махсус формат булып предприятиеләрнең эколог-белгечләре өчен коучинглар, “Яшел офис яса”, “Табигатьне ничек сакларга”, “Акча бәрәкәтлә”, “Үзем һәм өем” мастер-класслары, яшь экологик хәрәкәт лидерлары өчен форумнар торачак.

“ЭКОТЕХ”ның эшлекле программасы пленар сессиядән, панель әңгәмәләреннән, түгәрәк өстәлләрдән, брифинглардан торачак. Федераль экологик советның ачык хисап сессиясе үткәреләчәк, анда Россия Табигать министрлыгы, Россия табигать күзәтчелеге вәкилләре, региональ табигать саклау министрлары чыгыш ясаячак.

Экологик белем бирү, һөнәри кадрлар әзерләү, балаларга һәм яшьләргә экологик тәрбия бирү мәсьәләләренә дә зур игътибар биреләчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International