Аналитик контроль инспекциясендә балалар булып китте

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре укучыларны һәм студентларны әйләнә-тирәлекне саклау эшчәнлеге белән таныштыруны дәвам итәләр. Бу юлы алар янында 72нче мәктәпнең 10нчы класс укучылары булып китте. Балалар атмосфера һавасына индустриаль пычратуларны анализлау, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрен карадылар, заманча җиһазлар һәм приборлар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шулай ук Форд Транзит автомобиле базасындагы, һавага оператив контроль ясый торган ПЭП-1-1М күчмә экологик лабораторияне карадылар. Мондый чараларны Үзәк аналитик контроль инспекциясе, яшь буында экологик үзаң формалаштыру һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, даими үткәреп килә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International