2015 елның 12 декабрендә, Парижда узган Климат конференциясе барышында климат буенча БМО килешүенә кул куелды. Килешүне 195 делегат хуплады. Ул 2020 елдан соң дөньяда парник газларын чыгару нормаларын, планетада климат үзгәрүне булдырмау чараларын билгели, ул чараларның төп максаты – Җирдә уртача һава температурасының индустриаль дәвердәгедән 2 градустан артык үсүенә юл куймау. Килешү буенча шулай ук алдынгы илләрнең үсә баручы илләргә климат үзгәрү белән көрәш өчен 100 миллиард доллар бүлеп бирәчәге турында әйтелгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте