Экология министрлыгында Татарстанның җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен куллану хокукына аукционнар үткәрелде

2015 елның 19 декабре, шимбә

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстанның түбәндәге җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен куллану хокукына аукционнар үткәрелде:

– ком-вакташ токымнарын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татар­станның Алексеевский муниципаль районындагы “Шонталы” җир асты байлыклары кишәрлеген;

– ком-вакташ токымнарын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татар­станның Балык Бистәсе муниципаль районындагы “Архар” җир асты байлыклары кишәрлеген;

– ком-вакташ токымнарын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татар­станның Әлки муниципаль районындагы “Курлян” җир асты байлыклары кишәрлеген;

– бурташларны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татарстанның Питрәч муниципаль районындагы “Юныс” җир асты байлыклары кишәрлеген;

– бурташларны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татарстанның Алабуга муниципаль районындагы “Салтык яткылыгының төньяк флангы” җир асты байлыклары кишәрлеген;

– ком эзләү һәм чыгару максатында Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районын­дагы “Ивановка” яткылыгын;

– бурташларны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татарстанның Ленино­горск муниципаль районындагы “Керкәле-2” җир асты байлыклары кишәрлеген;

– ком-вакташ токымнарын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татар­стан­ның Менделеев муниципаль районындагы “Ык тамагы тугае” җир асты байлыклары кишәрлеген.

Өстәмә белешмәләр Министрлык сайтының Министрлык эшчәнлеге > Җир асты байлыкларын куллану > Җир асты байлыкларын куллану хокукына конкурслар һәм аукционнар > Аукционнар үткәрү нәтиҗәләре http://eco.tatarstan.ru/rus/rezultati-provedeniya-auktsionov.htm бүлегендә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International