Коррупция турында халык фикерен күзәтү дәвам итә

2015 елның 18 декабре, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында халык фикерен сораштыру дәвам итә. Анкетага җавапларны министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык – халык фикерен сораштыру, анкеталау” бүлегендә (http://eco.tatarstan.ru/rus/info.php?id=618907) бирергә мөмкин.

Бу тикшеренү Министрлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә, Министрлыктагы вазифалы затлар арасында коррупция күренешләрен булдырмау буенча оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International